Сөекле һәм иң якын (6+)

26 ноябрьдә «Укымышлы мәчедә кунакта» клубы әгъзалары, Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан, «Сөекле һәм иң якын» дигән бәйрәм программасында катнашты. Китапханәче «әни» сүзенең иң борынгылардан булуы һәм бар халык телләрендә дә бертөрле диярлек назлы яңгыравы турында сөйләде. Балалар илебездә һәм чит илләрдә Әниләр көнен бәйрәм итү тарихы һәм йолалары белән танышты. Чарада әниләр турында матур легендалар һәм җырлар яңгырады. 

любимая …
10ф. КВ
10ф. Стихи о маме
10ф.Любимая и родная

Балалар рус һәм татар телләрендә әниләр турында дулкынландыргыч итеп шигырьләр сөйләде. Программаның икенче өлешендә «Алтын әни» бәйгесендә дустанә катнаштылар, анда үз әниләренә карата, кем күпме булдыра ала, шулхәтле назлы сүзләр әйтергә кирәк булды, «Әни һөнәрләре» бәйгесендә укучылар Сергей Михалковның «А что у вас?» шигырен тыңлап, әниләр һөнәрләрен дөрес итеп санап чыгарга тиеш булды. Шуннан соң бик теләп «Әнием әкиятләре» һәм «Мин әни белән бергә ашарга пешерәм» викториналары сорауларына җавап бирделәр. 
Чара «Осторожно, обезьянки!» мультфильмын карау һәм «Әни – беренче сүз» дигән җыр белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: